октябрь аенда үткәрелгән чаралар

"СемьЯ" приютында һөнәри юнәлеш бирү эше

 
Тәрбияләнүчеләрдә хезмәткә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру, аның кеше тормышындагы һәм җәмгыятьтә тоткан ролен аңлау, аның төрле төрләренә, шул исәптән социаль, хезмәт, уен, тикшеренү юнәлешләренә нигезләнгән укыту-танып белү эшчәнлегенә кызыксынуны үстерү максатыннан Баулының "СемьЯ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы эш алып барыла.
Һөнәри хезмәт дөньясы турында күзаллау, безнең учреждение хезмәткәрләре эшчәнлеге белән танышу һәм кайберәүләрне үз өстенә «үрнәк» итеп күрсәтү ярдәмендә профессияләр дөньасы балалр өчен акрынлап киңәя бара. Тәрбияче Батталова Г.Р.

Безнең паркта көз йөри

Экскурсия-балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру буенча эшнең бер формасы.
Паркка экскурсияләр - шәһәр объектларын күзәтү мөмкинлеге. Тәрбияләнүчеләрнең күзәтүчәнлеге һәм кызыксынучанлыгы яхшырак үсә.
Балалар елның теләсә кайсы вакытында экскурсияләрне бик яраталар, ә көз - искиткеч вакыт. Быел ул аеруча җылы һава торышы, көзге кояш белән куандырды.
Октябрьнең кояшлы көннәренең берсендә "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр турында белемнәрен баету һәм системалаштыру, саф һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту, шәһәр тарихына карата кызыксыну уяту, бер-берсенә карата эмоциональ-дустанә мөнәсәбәт үстерү максаты белән шәһәрнең көзге паркына танып-белү һәм мавыктыргыч экскурсия оештырылды.
Экскурсия алдыннан балалар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм кеше арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.

Тәрбияче Батталова Г. Р.

Соңгы яңарту: 2019 елның 25 октябре, 14:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International