Октябрь аенда уткэрелгэн чаралар

Саф һавада уеннар  балаларның ныклы сәламәтлек һәм үсешләре өчен мәҗбүри шартларның берсе. Мондый сәфәрләрдән соң балалар үзләрен күпкә яхшырак хис итә - аларның аппетитлары да, йокылары да әйбәтләнә. 

   Урамда бала күп энергия сарыф итә. Бу - аның тыныч  һәм көйсезләнмәүчән бала булу өчен кирәкле шарт булып тора.

   Балалар уеннары шәхесне үстерү элементларын үз эченә ала. Алар аралаша белергә: буйсына яки җитәкчелек итәргә өйрәнә. Мондый атмосферада балаларның социаль адаптациясе бара. Алар үзара файлалы рәвештә килешә алалар. Балалар үз-үзләрен  тотырга өйрәнә, шәхеснең үсеше һәм формалашуы бара.  Өлкәннәрнең балалар  сөйләшүвенә  керергә кирәкми, чөнки бу баланың компаниясендә абруен төшерергә мөмкин. 

 

 Саф Һава организмга уңай тәэсир итә һәм иммун системасын туклана. Билгеле, урамда ял иткән балаларның күбесе нык булулары күренә. Ә бинада яки өйдә утырган балалар ешь авырый һәм көчсез була.

Шуңа күрә, "СемьЯ" балалар һәм яшүсмерләр өчен Баулы социаль приюты тәрбиячеләре, саф һавада йөрүгә һәм уеннарга зур игътибар бирәләр.

 Фото һәм мәгълүмат өчен тәрбиячеләр

Л.Р. Таҗетдинова һәм Л.Н. Гайнетдиновага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез

Бөтен дөнья буенча 11 октябрь кызлар көне буларак билгеләп үтелә.

Тәрбияче Г.Р.Батталова тарафыннан оештырылган "СемьЯ" балалар һәм яшүсмерләр өчен Баулы социаль балалар приюты олы яшьтәге укучылары белән түгәрәк өстәл бу йомшак һәм хыялый җан ияләренә багышланган. "Мин 5 ... беләм" уен стилендә балалар кызлар кайгыртучан, хыялый, әкиятләрне, киемнәрне һәм алсу төсләрне яратуларын ачыкладылар. Алар курчакларны һәм төрле бизәкләрне яраталар. Кызларыбыз "әниләр һәм бала", "хастаханә", "чәчтараш" уйнарга, принцесса, чәчәкләр һәм күбәләкләр ясарга яраталар. Чара ахырында безнең малайлар кызларга бу бәйрәмдә бик яхшы һәм искиткеч теләкләр теләделәр!

Соңгы яңарту: 2020 елның 27 октябре, 10:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International