ноябрь аенда уткэрелгэн чаралар

Ишегалдында ноябрь. Ә бу тиздән Яңа ел килә, дигәнне аңлата! 

Бүгенге көн бу бәйрәмне якынайта торган чаралар белән тулы иде. 

Балалар зур шатлык белән чыршыны бизәделәр, кәгазьдән кар бөртекләрен ясадылар. Ә иң ошаганы - ялтырый торган фоамираннан кар бөртекләре ясау. Кызлар кар бөртекләренең ничек матур итеп ялтыраганына карап, сокланып карадылар. Һәм инде чыршыны шушы матур материал белән кулланып бизәү идеяләре бар!

Саф һавада уеннар

  Билгеле булганча, балалар һәм яшүсмерләр өчен  "CемьЯ" Баулы приютында саф һавада уеннарга күп игътибар бирелә. 

   7 ноябрь көнне балалар ишегалды уеннарын уйнап, рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр.        

    Башлангыч мәктәп балаларына "Аюның урманында, гөмбә-җиләкләр җыям" уены белән таныштылар. Анда сүзләрне хәрәкәтләр белән чагыштыра белергә кирәк. Ә туп белән куышлы уены аларга бик нык ошады.

   Урта звено укучылары стенага чиертеп һәм "Тюк-тюлюк, үз өчен" сүзләрен әйтеп рәхәтләнеп уйнад

Театр - яктылыкка, нурга илтә...

"Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кирәк юлга җибәрми, уңга илтә." - дип  бөек татар шагыйре Г.Тукай язган. Шул сәбәпле Баулыдагы "Гаилә" приютында театраль түгәрәкне эшкә кертү карары кабул ителде. 

   7 ноябрьдә "Әкият" дип аталган түгәрәкнең җитәкчесе Л.Р.Таҗетдинова балалар өчен "Хисләр нәрсә ул?" дигән тренинг уздырды. Презентациядән балалар кешеләрнең алты төп хис- кичерешләре турында белделәр. Монда алар төрле эмоцияләрне танып, алар белән көрәшергә өйрәнделәр. Шулай ук алар лрмастер белән шарларга үз эмоцияләрен ясап күрсәттеләр.

   Укучылар телефондагы  смайликлар - "эмодзи" Һәм кешеләрнең эмоцияләре бер сүздән ясалганына бик гаҗәпләнделәр.

Хезмәт - кеше тормышының нигезе

Хезмәт эшчәнлеге интеллектны үстерә, актив шәхес формалашуга уңай йогынты ясый, социализация күнекмәләрен яхшырта. Физик һәм психологик яктан баланы эшкә әзерләү өчен, кечкенәдән үк аның хезмәт белеме белән шөгыльләнү мөһим, ул беренче чиратта эшләргә сәләт һәм теләк формалашуга юнәлтелергә тиеш. Баулыдагы "СемьЯ" балалар приютында тәрбияләнүчеләр көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләрне: алар чисталыкны булдырырга, савыт-сабаны жыештырырга, өстәлне сөртергә һ.б. эшне актив үзләштерәләр.

Тәрбияче Батталова Г.Р.

Соңгы яңарту: 2020 елның 26 ноябре, 08:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International