ноябрь аенда үткәрелгән чаралар

"Бөтендөнья мәгълүмат көне»

 

26 ноябрь көнне Баулы муниципаль районының «СемьЯ» («Гаилә») балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Гаилә белән уку китапханәсендә Бөтендөнья мәгълүмат көненә багышланган «Тылсымлы мәгълүмат дөньясы» дип, исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Медиапрезентация ярдәмендә алып баручы кешенең тышкы дөньядан информацияне нинди хисләр органнары алуы турында хәбәр итте. Мәгълүмат - ул кешеләр бер-берсенә телдән, язмача, төрле шартлы сигналлар һәм техник җайланмалар ярдәмендә тапшыра торган хәбәр. Ә аннан соң балалар табышмакларга җавап бирделәр, мәгълүматны жестлар белән тапшырдылар, сорауларга җавап бирделәр, тавышлар тыңладылар, биремнәрне бер-берсенә бик теләп башкарырга ярдәм иттеләр. Чара ахырында балалар мәгълүмат тапшыру барышы һәм борынгы бабаларыбызның мәгълүматлары белән ничек уртаклашулары турында фильм карадылар. Тәрбияче Батталова Г. Р.

"Әнием- син минем фәрештә"

Әниләр көне- ул иң назлы hәм изге бәйрәм. Бу көнне Безнең кадерле әниләребезгә җылы сүзләр әйтү hәм матур бүләкләр тапшыру гадәткә керде.

   22 ноябрьдә Баулы "СемьЯ" балалар hәм яшүсмерләр өчен приютында "Әнием- син минем фәрештә" дигән бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә тәрбияләнүчеләрнең эниләре hәм әбиләре чакырыл ган иде. Приют балалары катнашында концерт программасы әниләр өчен искиткеч бүләк булды. Балалар җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр дә укыдылар. Кунаклар белән төрле уеннар үткәрелде. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр... Тәрбияче:  Л.Р. Халиуллина

 

«Егет кешегә җитмеш һөнәр белү дә аз»

 

Халык мәкале шулай ди. Баулы муниципаль районында урнашкан ​ балалар һәм яшүсмерләр өчен “СемьЯ” («Гаилә») социаль приют” дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр 16 ноябрь көнне  коелган эшләнмәләр остаханәсендә кунакта булдылар. Балалар үзенчәлекле, шул ук вакытта чын ир-атлар эше белән таныштылар. «Тимердә катып калган моң» (остазлар үз хезмәтенең нәтиҗәсен әнә шулай дип атыйлар) – коелган әйберләр ясауны кызыгып күзәттеләр һәм кулдан килгәнчә катнаштылар.
Тәрбияче Батталова Г.Р.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 29 ноябре, 14:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International