июль аенда үткәрелгән чаралар

Безнең тәрбияләнүчеләр күл буенда юртада яшәмиләр, диңгездә коенмыйлар, комлы чүлләрдә йөрмиләр.

Алар Баулы елгасы тарихы белән бик теләп танышалар. Геологик экспедиция елга тамагыннан чишмәгә кадәр Баулы елгасының ярларын тикшерде. Ул Ык елгасына кушыла, ә Бакыртау тавы итәгеннән башлана. Елганың исеме борынгы, бәлки, Идел елгасын Ра дип йөртә башлаганнан бирле. Экспедициядә катнашучылар "Баллы елга" (Медовая река) дигән исем кушты. Тау битләреннән җыелган җиләк тә бал кебек баллы, татлы иде.

 

Күңелле стартлар

Баулы муниципаль районындагы «СемьЯ» («Гаилә") исемле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Алойл» ябык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле стартлар» үткәрделәр. Мәктәп яшендәге балалар ярышкан арада, мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур уенчык машина һәм мотоциклда йөрделәр. Чарадан соң балаларга татлы призлар тараттылар. Шоколад һәм шикәр мамыгы белән сыйландылар. Барысы да чарадан канәгать булды. «Алойл» ЯАҖ хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Тәмле дәрес

    

«СемьЯ» ("Гаилә”) балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Яшь пешекчеләр” түгәрәге дәресләренә бик теләп йөриләр. Тәрбияче Ләйлә Саматовна сөйләгәнчә, бүгенге дәрестә балалар камыр әзерләргә өйрәнделәр. Балалар камыр басуның кагыйдәләре белән танышып кына калмадылар, шул камырдан тәмле ризыклар да әзерләп сыйландылар.

Тарих дэресе

Патриотик тәрбия буенча клуб эшендә безнең тарихның истәлекле даталарына карата балалар Полтава сугышы турында фильм карадылар. Күргәннәреннән алар Полтава сугышы - Төньяк сугышның рус гаскәрләре-Петр I швед армиясе Карл XII командованиесе арасында генераль сугышы икәнен белделәр. Сугыш 1709 елның 27 июнь иртәсендә (8 июль) Полтава шәһәреннән 6 чакрым ераклыкта узды.

Швеция армиясен тар-мар итү Төньяк сугышта Россия җиңүенә, Төньяк Европадагы Швециянең хакимлегенең ахырына китерә.

Тәрбияче Идиатуллина Р.Н.

Соңгы яңарту: 2019 елның 1 августы, 09:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International