декабрь аенда үткәрелгән чаралар

5нче декабрь көнне "СемьЯ" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән булып кайттылар.

Балаларны җылы каршы алдылар, бу бик сөендерде. Балалар иң яхшы номерлар белән чыгыш ясадылар, чын күңелдән татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Чын күңелдән кабул итүлэре hәм картларның рәхмәте приют балалары өчен зур бүләк булды.

Концерт азагында "СемьЯ" приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Мондый чараларның максаты булып өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт булдыру тора. Балаларда өлкән буынга карата мәрхәмәт тәрбияләү, аларны аңлау һәм аларга шатлык китерү. Тәрбияче: Халиуллина Л.Р.

21 ноябрь-Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне


Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне дөньяның күпчелек илләрендә ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненең максаты булып, җәмгыятьнең барлык төркемнәренең игътибарын тәмәке тартуның тискәре нәтиҗәләренә җәлеп итү, тәмәке тартуга бәйлелекне киметү тора.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен начар гадәт планетада 6 млн кешенең үлеменә сәбәп булып тора. Баулы муниципаль районының “СемьЯ”  балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Куркыныч бәйлелек" видеоролигын карап, шул хакта һәм тәмәкенең башка зыяны турында белделәр. Тәрбияче Батталова Г. Р.

"Канатлы дуслар турында кайгыртуда”

Җимлекләр ясау-балаларга яхшы ял оештыру һәм бер үк вакытта кошларга салкыннар кичерергә ярдәм итүнең иң яхшы ысулларының берсе.

23 ноябрь көнне «Баулы муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен “СемьЯ” («Гаилә») социаль приют» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр җимлекләр ясаганда аерым кагыйдәләрне белделәр һәм үтәделәр. Әйтик, кошлар очраклы рәвештә зарарлы химикатларны йотмассын өчен җилем һәм буяуларны агулы элементлардан башка сайладылар. Җимлек кырыйларын шомарттылар. Бу кошларны очраклы имгәнүләрдән сакларга ярдәм итәчәк. Шулай ук җимлекләрнең чисталыгын вакытында тикшереп, азык сибеп тору да мөһим.
Балалар бик матур һәм файдалы эш ясадылар: җимлек ясап элделәр, алар кошларга ачлыктан үлмәскә ярдәмнәрен күрсәттеләр.
Тәрбияче Батталова Г.Р.

Балалар рәсемнәре күргәзмәсендә

2020 елның 13-17 апрелендә Сочи шәһәрендә Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы узачак. Баулы муниципаль районындагы "СемьЯ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Охрана труда глазами детей" дип исемләнгән ел саен уздырыла торган балалар рәсемнәре күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәнең максаты: җәмәгатьчелек игътибарын җитештерүдәге җәрәхәтләнү проблемаларына җәлеп итү һәм аны профилактикалау, яшь буынның хезмәт куркынычсызлыгы һәм сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәтен формалаштыру.

"Юл йору кагыйдэлэре патшалыгында"

2нче декабрь конне "СемьЯ" приютында тэрбиялэнуче балалар "Юл йору кагыйдэлэре патшалыгында" сэяхэттэ булдылар. Уткэрелгэн чаранын максаты  балаларнын юл билгелэре хэм юл йору кагыйдэлэре турындагы белемнэрен камиллэштеру. Дидактик уеннар, ситуатив мэсьэлэлэр аша балаларга игьтибарлылык тэрбиялжу, уйлану сэлэтлэрен устеру.
Тэрбияче Идиатуллина Розалия Нургали кызы

Соңгы яңарту: 2019 елның 27 декабре, 10:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International