"Комсомол - минем язмышым" чарасы

2019 елның 25 октябрендә Әтнә балалар китапханәсе базасында Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре комсомолның туган көненә багышланган чара үткәрделәр. Әлеге чарада бүлекчәдә исәптә торучы балигъ булмаган балалар катнашты. Китапханә белгечләре чарада комсомолларның ничек яшәүләре, ничек эшләүләре, ни турында хыялланулары, аларның бурычлары һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр. 80 нче еллар комсомолы Әхмәтҗанова Асия Әхмәтша кызы үзенең комсомол яшьлеге турында хатирәләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты, әлеге оешмага кабул итү тәртибе белән таныштырды, комсомол билеты турында сөйләде. Шулай ук, балаларның «Комсомол – минем язмышым» дигән китап күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге дә бар иде. Чара ахырында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Комсомол тематикасына кроссворд чишү буенча уен оештырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International