Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган мастер-класс

05 март, Лаеш муниципаль районында «Золотая осень» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, социаль хезмәт алучылар белән дәрес узды. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, балаларга үз куллары белән матур открыткалар ясарга тәкъдим ителде. Балалар үзләренең әниләренә һәм әбиләренә бәйрәм белән котлау открыткалары ясадылар, ә әзерләгәннән соң алар бик тырышып аларга җылы теләкләр һәм котлаулар яздылар. Чөнки әнине котлау – ул бүләк кенә түгел, ә матур әйбер бүләк итү. Аны, һичшиксез, озак сакларга һәм сабыйларын шатлык һәм мәхәббәт белән искә алырга тиеш. Балаларнын үз куллары белән әйберләр ясау күпкә кызыграк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 23 марты, 12:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International