Мастер-класс «Әниләр өчен открытка»

21 ноябрь, Лаеш районы  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы «Алтын көз» үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лаешның 3 нче номерлы мәктәбендә мастер-класс үткәргәннәр.

Чара ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ел саен үткәрелә торган «Әниләр Көне» бәйрәме алдыннан оештырылды. Бу елда дата 2018 елның 25 ноябренә туры килә.

Балаларга, белгечләр белән берлектә, котлау открыткасы ясау тәкъдим ителде, аны алар иң кадерле кешесе әнисенә бүләк итә алачаклар.

Гомумән алганда, әлеге чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыкты.  Балалар үзләренең әниләре турында зур дулкынлану белән сөйләделәр, ягымлы һәм җылы сүзләр әйттеләр.  Үз открыткаларына балалар җылылык һәм мәхәббәт  өлешен керттеләр.

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 16:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International