"Синең сайлау" лекциясе

"Синең сайлау" дигән исем астында Лаеш районында "Золотая осень" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 9-11 сыйныф укучылары белән "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау" ярдәмче программасы кысаларында үз сәламәтлегеңә карата сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән лекция үткәрделәр. Яшүсмерләр, наркотик чараларның, кеше организмына һәм үз-үзен тотышына зыяны турында сөйләделәр. Шулай ук яшүсмерләр арасында Россиядә наркомания таралу проблемасы һәм сәбәпләре турында үз белемнәрен актуальләштерделәр. Соңыннан барлык катнашучыларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 7 декабре, 11:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International