июль аенда үткәрелгән чаралар

       

Иң мөһиме гаилә дип атала!

10 ел элек 8нче июль көнне бик матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - барлыкка килә. Бу бәйрәмнең символы- ромашка чәчәге. “СемьЯ” (“Гаилә”) исемле Баулы социаль приютта тәрбияләнгән абыйлы-сеңелле балалар бер-берсенә, яратуларын белдереп, шул ак таҗлы чәчәк бүләк иттеләр. Алар гаиләләрен ни хәтле кадерләүләре, бер-берсен яклаулары һәм ярдәм итүләре турында уртаклаштылар.

--
Гульнара Батталова

Баулы шәһәренең "СемьЯ" приютында "Гатактика Радости"  җәйге лагеренда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кызыклы танып белү чарасы уздырылды. Балалар янына Копатыч кунакка  килде. Ул нәни дусларына бакчада нәрсәләр үскәнен сөйләде.
    Практик өлешендэ сабыйлар яшелчәләрне "Яшелчә" дип аталган кәрзингә тутырдылар, ә җиләк- җимешләрне "Җиләк- җимешләр "дип аталган кәрзингә тутырдылар.
    Копатыч белән бергә "Безнең бакча" дигән җырны башкардылар.
    Тэрбияче Розалия Нургали кызы Идиатуллина.

Җәй-тәмле һәм файдалы җиләк вакыты, ә июль башы-гаҗәет вакыт, чөнки җиләкләр өлгерә, һәм кешеләр кышкылыкка хәзерләү белән шөгыльләнәләр.

Баулыдагы "СемьЯ" ("Гайлә") социаль приютында тәрбияләнүче балалар, җиләкнең ашамлыкка файдалы һәм тәмле өстәмә икәнлеген, анда организма кирәкле витаминнарның һәм башка компонентларның күп икәнен беләләр. Шуңа да, балалар үзләренең тату коллективлары белән урманга походка барып җиләк җыйдылар. Шул җиләкләрдән тәмле пирог һәм компот кайнаттылар.

Тәрбиячелэр: Сабирова Г.М.,  Халиуллина Л.Р.

«Татлыны яратучылар илендә»

 

Безнең якын дуслар – “Гаилә белән уку китапханәсе” - “Гаилә”(“СемьЯ”) исемле Баулы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче балаларны үзләренә кунакка чакырдылар. Китапханәчеләр Шәрипова И. В. һәм Батталова Л. Р. шоколадның барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Балалар “Татлы викторинада” һәм: «Төшермә», «Күчереп сал», «Шоко-пантомима», “Сүзләр төзү” уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында балалар шоколад белән сыйландылар. Барысы да канәгать һәм бик бәхетле иде!
Тәрбияче  Гольнара Батталова

Татар халык ашлары — бик тәмле һәм файдалы!

“Гаилә”(“СемьЯ”) исемле Баулы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюттаII разрядлы пешекче Аглиуллина С.Г. татар халык ашы — токмач әзерләү буенча остаханә уздырды. Приютта төрле милләт балалары тәрбияләнә һәм алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. Бу көнне дә кызлар арасында рус, чуваш милләтеннән кызлар бар иде. Алар токмач басу, кисү серләренә бик теләп төшенделәр.

“Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшьләргә өйрәтү — безнең уртак бурыч” – дип кайгырта пешекче Сания апаплары.

Тәрбияче Гольнара Батталова

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International