Сәламәтләндерү чаралары

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм  инвалидлар йортында даими рәвештә сәламәтләндерү чаралары уткәрелеп тора. Күп  функцияле “Дон”комплексы  интернатта  яшәүчеләрнең элементар көнкуреш һәм  техник кунекмәләрен  яхшырту   өчен зур  мөмкинчелек  бирә. Ул кан әйләнешен яхшыртуга, социаль көнкүреш реабилитациясенең нәтиҗәлелеген арттыруга, сенсомотор функцияләрен  торгызуга , когнитив функцияләрне яхшыртуга зур  йогынты  ясый, вак  моториканы яхшырта.

 Фотода ”Дон” күп  фунцияле  комплекс элементларын кулланып  вак моториканы  үстерү буенча кунегуләр:

 “Штатив” элементы- гайканы  стерженының  бер  очыннан икенчесенә һәм  кирегә кучеру  буенча кунегү.

“Панел” элементы-гайкаларны  сүтү һәм  кире  урнаштыру (игътибарны, логик фикерләүне һәм вак моториканы  яхшырта)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International