Югары Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Романова Таисия Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 23 гыйнваренда Югары Субаш авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Романова Таисия Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл  җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, “Тукай исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыять директоры Рамил Мөхәммәтгалиевлар  да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

   Таисия Романова озак еллар “Тукай исемендәге” колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә  яши, биш бала тәрбияләп үстергән, унтугыз оныгы, егерме биш оныкчыгы бар. 

   

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International