«Полицейский һөнәре» Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән төркем балалары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча «Полицейский һөнәре» дигән темага ачык дәрес уздырды.

Дәреснең  максаты һәм бурычлары: тәрбияләнүчеләрнең полиция һөнәре турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; полиция һөнәренең җәмгыять өчен мөһимлегенә игътибар итү; һөнәргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрестә балалар һөнәрнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, полиция хезмәтендәге кыенлыклар, полиция хезмәткәрләренең эш атрибутлары әлеге һөнәрне сайлаганда шәхескә кирәкле сыйфатлар белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр полициянең кинология хезмәте турында кызыксынып тыңладылар. Чөнки этләр төрле бурычларны үтәргә булыша: шартлаткыч һәм наркотик матдәләр эзләргә, эздән барырга, кешеләрне озатып барырга һәм тоткарларга. Герой-полицейскийлар турында видеоролик балаларда бу һөнәргә зур соклану уятты.

Тәрбияләнүчеләр Татарстанның полиция хезмәткәрләрен әзерләүче уку йортлары турында тулы мәгълүмат алдылар.

Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды, дәрес темасы тулысынча ачылды, куелган максатларга  һәм бурычларга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International