"Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пластилин белән эшләү

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

      «Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йорты» нда  социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны тернәкләндерү буенча күп төрле технологияләр кулланыла. Алар пластинография белән аеруча мавыга. Пластилинография  - картон, кәгазь яки пластик нигездә пластилиннан рәсем ясау. Мондый техника белән эшләгәндә күләмле, рельефлы һәм матур сурәтләр килеп чыга.

        Арт-терапия кысаларында пластилин белән эшләү-  хисләрне, кәефне иҗат аша белдерү өчен менә дигән ысул. Бу гади һәм уңайлы эшчәнлек, аның өчен махсус әзерлек кирәк түгел. Пластилин, эшләү өчен өслек һәм иҗат ит!

             Пластилин белән эшләү вакытында яшәүчеләрнең кайберләре беренче тапкыр үзләрендә иҗади потенциалны ачалар, шул ук вакытта һәр дәрес катнашучыларга уңай эмоцияләр алып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International