Серле галәм

12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул уңайдан, 2018 нче елның 12 апрелендә Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең  социаль педагогы социаль участокларда “Серле галәм” дип исемләнгән чара уздырды. Максаты: балигъ булмаганнарны галәм турында кызыклы фактлар белән таныштыру. Әлеге чарада ведомствода һәм ведомствоара патронатта торучы балалар катнашты. Балалар арасында “Минем галәм” дигзән темага  рәсем конкурсы үткәрелде. Ахырдан,  алынган мәгълүматларны гомумиләштерү йөзеннән викторина уздырылды. Барысы 10 бала катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International