2018 нче елның 13 июлендэ Әтнә муниципаль районы «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамакта торган өлкәннәр белән “Гарденотерапия” технологиясен кулланып эш алып барды. Технологиянең максаты – өлкәннәрне бүлмә гөлләре карау аша социаль һәм хезмәти реабилитацияләү. Барысы 10 олы яшьтәге кеше җәлеп ителде.