Лаеш муниципаль районында "Золотая осень " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү" ярдәмче программасы буенча чаралар планын үтәү кысаларында, Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе укучылары белән чара уздырдылар . Яшүсмерләр, «Алкоголь: мифлар һәм чынбарлык» дискуссиясенә җәлеп ителде, ә аннары «ВИЧ - инфекция турында күбрәк бел» дигән презентация карадылар һәм фикер алыштылар.
Чаралар барышында, яшүсмерләр алкоголь куллануга тискәре караш формалаштырдылар, алкоголь куллануның фактлары һәм нәтиҗәләре белән таныштылар, шулай ук ВИЧ - йогыш һәм СПИД проблемасы буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттырдылар.
Соңгы яңарту: 2022 елның 25 марты, 16:52