Хокукый ярдәм көне

02 октябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лаеш муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Алтын көз» комплекслы үзәге базасында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.

Әлеге чарада Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе Владимир Тасаков, суд приставлары хезмәте начальнигы Надежда Гизатулина, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Пучкова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова, Пенсия фонды җитәкчесе Ирина Алешина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Родионова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Германова катнашты.

Барлык катнашучыларга да мөрәҗәгатьләр нигезендә аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде, һәм алиментка гариза бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге аңлатылды.

Хокукый ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы 2018 елның ноябрендә булачак.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 октябре, 08:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International