Хокукый ярдәм көне

04 сентябрь көне Лаеш муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Алтын көз» комплекслы үзәге базасында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.

Әлеге чарада балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Андрей Карсалов, Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе Владимир Тасаков, суд приставлары хезмәте башлыгы Надежда Гизатулина, социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Сюнина, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Пучкова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ольга Германова катнаштылар.

Барлык катнашучыларга да мөрәҗәгатьләр нигезендә аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде, һәм алиментка гариза бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге аңлатылды.

Хокукый ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы 2018 елның 2 октябрендә узачак.

Соңгы яңарту: 2018 елның 27 сентябре, 14:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International