Лаеш муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Алтын көз» социаль хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы өлкәннәр белән Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73-еллыгына багышланган митинга килделәр. Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре обелискка чәчәкләр куйдылар, бер минутлык тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар.
Соңгы яңарту: 2018 елның 10 мае, 15:50