Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

ШУНДЫЙ КОТОЧКЫЧ ВАКЫТ БУЛГАН ХАЛЫК ДОШМАНЫ ҮЗЕ ХАЛЫК БУЛГАН…

 

Бүген Лаеш муниципаль районының  халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Алтын көз» комплекслы үзәге базасында сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында түгәрәк өстәл узган.

Утырыш барышында Сәяси репрессия корбаннарына ташламаларны гамәлгә ашыру буенча законнар үтәлеше, дару белән тәэмин итү, шикәр диабеты проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Үзәк директоры катнашучыларны «өлкән кеше өчен кабул итү гаиләсе»  проектын тормышка ашыру һәм стационарозамещающие технология кертү турында сөйләде.

Лаеш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  «Атып үтерелгән көннәр» тарихы һәм һәлак булучыларның саны турында сөйләделәр.

Репрессияләнгән кешенең авыр тормыш юлы турында район сәяси репрессия корбаннары җәмгыяте әгъзасы чыгыш ясады.

Чара ахырында район башлыгы Михаил Афанасьевтан истәлекле бүләкләр, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийдан көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылды.

Бүгенге көндә җәмгыять әгъзалары саны 18 кеше.

2011 елдан 2018 елга кадәр вакыт эчендә 20 кеше вафат булды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 31 октябре, 16:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International