Баулы районында Космонавтика көне…

 

Баулы районында Космонавтика көне…

         Бүген, 12 апрель көнне, Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, 2 нче социаль участокта, галәмгә беренче космонавт Ю. Гагарин очуына багышланган, «Космоска сәяхәт» дигән чара уздырылды.       Чара балаларның космоска карата кызыксынуларын үстерүгә, күзаллауларын киңәйтүгә, патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Алып баручы балаларга 12 апрель көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, соңыннан балалар шигырьләр укыдылар, конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Бу көн бик күңелле узды һәм укучыларда бик күп уңай эмоцияләр калдырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International