Яхшылык һәм хөрмәт көне

Бүген Лаеш муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Алтын көз» комплекслы үзәге базасында тармак ветераннары чакырылган чара узган.

Столбище өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының элеккеге хезмәткәрләре бәйрәм белән өйләрендә котланылдылар.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Алтын көз» үзәге директоры Ольга Башкирова барысын да Халыкара өлкәннәр көне яхшылык һәм хөрмәт көне белән котлады.

Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм – сезгә чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт турында тагын бер кат искә төшерү өчен менә дигән форсат. Барысына да нык сәламәтлек, иминлек, озак елларга оптимизм теләде!

Район башлыгы Михаил Афанасьевтан истәлекле бүләкләр, матди бүләкләр тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 октябре, 08:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International