Еш бирелә торган сораулар

Ни өчен өйдә социаль хезмәт күрсәтү өчен түләү күләме үзгәрде?

Җавап: 2015 елдан алып социаль ярдәм күрсәтү буенча яшәү минимумы ярты күләмгә кадәр артты. 2016 елда пенсиянерлар өчен яшәү минимумы 9550 сум, хезмәткә яраклы халык өчен 12462 сум итеп билгеләнде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары буенча бушлай социаль ярдәм күрсәтүгә лаек булган гражданнар категориясе артты. (Закон ТР МК 29.12.2014 №1053 “ТР өйдә социаль хезмәт күрсәтү”)

 

Социаль ярдәм хезмәте белән файдалану өчен документлар исемлеге белән кайда танышырга мөмкин?

Социаль ярдәм күрсәтү чаралары һәм кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүмат белән социаль яклау учреждениеләре стендында, шулай ук Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү рәсми порталында танышырга була.

Татарстан Республикасында дәүләт социаль хезмәт тарифлары Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан раслана.

Социаль хезмәт күрсәтү өчен түләү социаль хезмәт алучы зат рәсмиләштергән килешү нигезендә алына.

 

Дәүләт социаль ярдәме контракт нигезендә башкарылган дәүләт социаль ярдәменнән нәрсә белән аерылып тора?

Cоциаль контракт нигезендә башкарылган дәүләт социаль ярдәмен билгеләгән очракта социаль контрактка социаль адаптация программасы кушымта итеп бирелә.

Социаль адаптация программасында социаль адаптация буенча чаралар, аларны башкару вакыты күрсәтелә. Шул исәптән актив эш эзләү, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү, авыр тормыш хәлен җиңеп чыгарга юнәлдерелгән башка социаль адаптация чаралары.

Социаль контракт якларның хокуклары һәм бурычларын билгели, шул исәптән гражданинның тулы күләмдә гаиләнең социаль адаптация программасын үтәү бурычы, социаль хезмәткәр белән үзара бәйләнештә булуын.

Соңгы яңарту: 2024 елның 8 феврале, 15:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International