"Чын йөрәктән" хәйрия концерты

7 нче декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан уздырылган ункөнлеккә нәтиҗә ясап, Хәйрия концерты узды. Мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбызга ярдәм итү максатыннан олысы-кечесе, физик зат-оешмалар, шәхси эшмәкәрләр көче белән зур өлеш кертелде. Әлеге чара барышында  Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов,  Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгат улы, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Габделәхәт кызы Галиева, "Чын йөрәктән" хәйрия фонды җитәкчесе Миңгазиз абый Зиннәтов чыгыш ясадылар. Инвалид балалы берничә гаиләгә операция ясату өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук мөмкинлеге чикле 3 балага планшет бүләк ителде.  Әлеге кичәне оештыруга "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге , мәгариф бүлеге, район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертте. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International