Әтнә районы “Изгелек” социаль үзәге хезмәткәрләре балаларга ярдәм итү максатыннан макулатура җыю хәйрия экологик акциясендә катнаштылар. Үзәк хезмәткәрләре акция кысаларында “Мәрхәмәтле кешеләр лигасы” хәйрия фондына 220 кг. макулатура җыеп тапшырдылар.