"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит - 2018" хәйрия акциясе

        2018 нче елның 7 нче августыннан Әтнә муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе башланып китте. Әлеге акция кысаларында авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм итү күздә тотыла. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре оешма җитәкчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мәгариф бүлеге белгечләре белән берлектә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр исемлеге карала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International