Акция «Игелекле эшләр»

27 ноябрь Лаеш районының халыкны социаль тәэмин итү комплекслы «Алтын көз» үзәге белгечләре  «Дорогою добра» отряды волонтерлары һәм "көмеш" яшьтәге волонтерлар белән берлектә «ЩедрыйВторник» халыкара хәйрия акциясе кысаларында китап җыю буенча «Игелекле эшләр» дигән акция уздырганнар.   

Акциядә катнашуга күп кенә гражданнар кушылды. Үз китапханәләреннән китаплар алып бардылар.

Китаплар Лаеш үзәк китапханәсенә китапханә фондын тулыландыру өчен тапшырылды.

Барлыгы 100 дән артык китап җыелды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 29 ноябре, 16:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International