Акция "День добра и уважения!"

Бүген өлкәннәр декадасы старт алды. Барыбызда бу көнне хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләуләр белән искә алабыз. Күркәм традициягә "Сказка" балалар бакчасында "Улыбка" группасы балалары hәм ата-аналар белән берлектә тәрбияче Копейкина Людмила Павел кызы җитәкчелегендә, "Игелек hәм хөрмәт көне" акциясендә катнаштылар. Балалар үз куллары белән матур теләкләр язылган открыткалар ясадылар. Барлык балалар hәм ата аналар исеменнән тәрбияче аларны тапшырды. Зур булмаган сувенирлар, чәчәкләр hәм теләкләр хөрмәткә лаек булган өлкәннәребезне күңеленә хуш килде. Тикмәгә генә әйтмиләр бит инде "Бер җылы сүз җан азыгы"- дип. Кадерле әби бабайларыбыз сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез бәхетләр, тыныч картлык, балаларыгызның игелеген күреп озын озак еллар буе яшәргә язсын.

Соңгы яңарту: 2020 елның 23 октябре, 11:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International