"Изгелек" үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан рәсем конкурсы

     2018 елның 7 ноябрендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бүлекчәдә исәптә торучы балалар арасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан рәсем конкурсы уздырдылар. “Минем туган ягым” дип исемләнгән конкурсның максаты балаларга эстетик тәрбия бирү, аларны рәсем сәнгате белән шөгыльләнүгә этәрү иде. Алдан бүлекчә социаль педагогы балалар белән тематик әңгәмә оештырды, Әтнә районының күренекле урыннары турында сөйләде. Катнашучылар бик теләп үзләренең туган авылларын, болыннарын, күлләрен тасвирладылар. Ә күчтәнәч баллы призлар барысына да ошады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International