"Изгелек" үзәгендә хезмәткәрләр өчен вакцинация

2019 елның 31 октябрендә, чираттагы эпидемия күтәрелеше алдыннан Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә вакцинация уздырылды. Авыруны профилактикалау максатыннан, үзәк белгечләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Шулай итеп, хезмәткәрләр үзләре дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, үзәктә карамакта торучылар  өчен үрнәк булып торалар. Әтнә район шифаханәсе белән хезмәттәшлек нигезендә ел саен үткәрелә торган профилактик чаралар Үзәк хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклауда  зур роль уйный.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International