2019 нчы елның 31 гыйнварында Әтнә муниципаль районы «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамакта торган өлкәннәр белән “Скандинавча йөрү” технологиясен кулланып чираттагы дәрес үткәрделәр. Технологиянең максаты – өлкәннәрдә тормышка карата физик кызыксындыру дәрәҗәсен арттыру, физик һәм психологик сәламәтлекләренең уңай якка үзгәрүен яхшырту. Әлеге технология нәтиҗәсендә карамакта торучы өлкәннәребезнең сәламәтлеге яхшырды һәм уңай энергия алдылар.