30.10.2015 - Әтнәнең авыр хәлле гаиләләрен бүләкләделәр

     Район янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге тарафыннан ведоствоара исәптә торган авыр хәлле гаиләләргә махсус бүләкләр тапшырылды.
   Әлеге чара социаль яклау, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Торак” операциясе кысаларында үткәрелде. Аның төп максаты – имин булмаган мондый гаиләләрдә янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү. Янгын куркынычсызлыгы инспекторы Илшат Махмутов һәм әлеге бүлекнең җитәкче урынбасары Рифнур Сагитов һәр гаиләгә янгын сүндергеч һәм автоном янгын чыгуын хәбәр итү җайланмасын бүләк иттеләр.

   

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International