Конкурс детских рисунков ко Дню работников пожарной охраны в КЦСОН “Изгелек” Атнинского района

30 апрельдә Россиядә янгын сагында торучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 2020 елның 20 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр «Изгелек» үзәге балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында «Балалар куркынычсызлыгы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсның максаты - «янгын сүндерүче-коткаручы» һөнәрен популярлаштыру, балаларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү. Балалар үзләренең рәсемнәре аша үз фикерләрен ачык һәм тулы итеп белдерә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен җиткерә алдылар. Балалар, ут рәсеме аның белән көрәшне сурәтләп чираттагы мөһим дәресләрнең берсен үзләштерделәр: ут- бик куркыныч стихия, ул бик күп бәла китерергә мөмкин. Ут белән уйсыз эш итү төзәлмәслек һәм фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлеге конкурс аша, белгечләр балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерделәр.  Җиңүче комментарийлардагы  тавыш саны буенча билгеләнәчәк. Комментарийларны 2020 елның 6 маена кадәр калдырырга мөмкин. Нәтиҗәләр 2020 елның 7 маенда ясалачак. Нәтиҗә ясалганнан соң, балигъ булмаганнарга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International