29.11.2018 ел - "Буыннар әңгәмәсе" астында тематик очрашу

2018 елның 29 ноябрендә Олы Әтнә урта мәктәбе музее базасында  “Изгелек” үзәге белгечләре “Буыннар әңгәмәсе” исеме астында тематик очрашу үткәрделәр. Очрашуда комсомол хәрәкәте ветераны, элекке музей җитәкчесе Садыкова Рита Сабир кызы һәм бүлекчәдә исәптә торучы инвалид балалар катнашты. Ул балаларга комсомол тормышы турында сөйләде. Катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр, комсомол атрибутикасын карадылар. Бүлекчәнең социаль педагогы балаларга “Нәрсә ул комсомол?” дигән презентация күрсәтте. Чара азагында катнашучылар “намус”, “горурлык”, “күңел байлыгы”, “хезмәт сөючәнлек”, “туган җиргә мәхәббәт” кебек төшенчәләр турында сөйләштеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International