2021 елның 29 гыйнварында Әтнә муниципаль райорнының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күмәк җыелыш узды. Аның төп темасы Covid-19 инфекциясеннән вакцинациясе ясау мәсьәләсе турында фикер алышу булды. Җыелышта Әтнә район шифаханәсенең медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, табиб – эпидемиолог Мифтахетдинова Г.Ф. катнашты. Җыелышта табиб тхезмәткәрләр белән берлектә прививка буенча актуаль сорауларны карады.