Әтнә районы "Изгелек" үзәгендә террорчылыктан саклану һәм янгын куркынычсызлыгы максатыннан тренировкалар уздыру

2020 елның 28 апрелендә Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәгендә расланган план нигезендә «Янгын вакытында хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре һәм шәхси саклану чараларын куллану» дигән темага тренировка узды. Өйрәнүләр вакытында хезмәткәрләр белемнәрен тикшерү максатыннан теоретик һәм гамәли күнегүләр уздырылды. Шулай ук хезмәткәрләр янгын чыкканда шәхси саклану чаралары белән файдалану кагыйдәләрен дә күрсәттеләр. Үзәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, күнегүләрнең максатлары һәм бурычлары тулы күләмдә үтәлде. Барлык автоматик янгын саклау системалары эшли. Аннан соң террорчылыктан саклануны арттыру һәм теоретик һәм практик белемнәрне ныгыту максатыннан,  «Шикле предметларны ачыклаганда хезмәткәрләрнең гамәлләре» темасына тренировка үткәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International