27.05.2020 - Татарстан республикасы төзелүгә 100 еллыкны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында уздырылган чара

 

 

 

Татарстан республикасы төзелүгә 100 еллыкны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эшләр буенча белгече Багавиева А.И.  социаль хезмәтләрдән файдаланучы  балалар белән  белән он-лайн чара үткәрде. Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турындагы белемнәрне киңәйтү иде. Чара «Татар халкының һәм ТАССР оешуның тарихы " дигән презентация белән үрелеп барды. Дәрес барышында балалар республиканың барлыкка килү тарихы белән таныштылар, башкалабызның яраткан почмаклары һәм данлыклы якташлары турында сөйләделәр. Соңыннан балаларга республика тарихы һәм мирасы турында викторина тәкъдим ителде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International