27.04. 2019 - Әтнәнең "Изгелек" социаль үзәге тыл хезмәтчәне Мөстәбширә Ибраһим кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады

2019 елның 27 апрелендә директор вазыйфаларын башкаручы Сәләхиева З. З., өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Галимҗанова Л. О. Һәм социаль эшләр буенча белгеч Галимҗанова Г. Н. Бүлекчәдә карамакта торучы Хөснуллина Мөстәбширә Ибраһим кызында булдылар. Килүнең максаты әбине 90 яшьлек юбилее белән котлау иде. Мөстәбширә Ибраһим кызы тыл хезмәтчәне, моны аның сугыш елларындагы тугры хезмәте өчен бирелгән мактау грамоталары раслый. “Изгелек” үзәге хезмәткәрләре аңа истәлек бүләге тапшырдылар һәм матур теләкләрен җиткерделәр. Хөснуллина М. И. күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлыклары өчен зур рәхмәтен җиткерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International