Коморгуҗа авыл җирлегендә ветераннарны юбилей медальләре белән бүләкләү

Җиңү халкыбызның зур корбаннарын һәм көчләрен, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең тиңдәшсез батырлыгын, фидакарьлеген таләп итте. Илебез халкы хәтереннән беркайчан да Бөек Җиңү өчен горурлык һәм хәтер юкка чыкмаячак. Бу уңайдан 2020 нче елның 27 мартында Әтнә районы Коморгуҗа авыл җирлегендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре белән ветераннарны бүләкләделәр. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, юбилей медальләре ветераннарга өйләренә барып тапшырылды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Низамиев Фәнис Фирдүс улы, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Гөлгенә Мансур кызы һәм «Изгелек» үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы катнаштылар. Рәхмәт сүзләре һәм нык сәламәтлек теләп күчтәнәчләр белән истәлекле медальләрне хуҗаларына тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International