Белгечләрне озак вакыт дәвамында карау буенча укыту

2020 нчы елның 27 февралендә Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәге белгече Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында үткәрелгән  «Тормыш эшчәнлеге начарлануга һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча чикләүләргә китерергә мөмкин авырулар. Табибка кадәр беренче ярдәм» дип исемләнгән вебинарда катнашты. Вебинар Республика ресурс үзәгенең социаль программалар мониторинглау һәм анализлау бүлеге тарафыннан оештырылды. Вебинар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын булдыру кысаларында үткәрелде. Уку барышында катнашучылар төп авырулар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озак вакыт дәвамында карау эшен оештыру тәртибе белән таныштылар. Шулай ук уку барышында катнашучылар белгечләргә әлеге эш буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International