25.07.2019 ел - Чираттагы тапкыр тәрбиягә алган өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартларын тикшерелде

2019 елның 25 июлендә «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» республика проекты кысаларында Әтнә муниципаль районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре чираттагы тапкыр тәрбиягә алган өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартларын тикшерделәр. Нурсия Гыйльметдин кызы озак вакытлар үзенең бердәнбер улы тәрбиясендә урын өстендә яткан.  Аның вафатыннан соң, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмыйча, өлкән кеше интернат-йортка урнашырга була. Әлеге тарихны ишетеп, Бадиковлар гаиләсе Нурсия Гыйльметдин кызын үзенә опекага алырга теләк белдерде. Әбинең өйдә үз бүлмәсе бар.  Гадәттә ул телевизор карый, оныклары белән аралаша. Тикшерү барышында өлкән кешегә гаиләдә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелә дигән нәтиҗә ясалды. 

    

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International