Иң яхшы профсоюз активистларын бүләкләү

      2020 елның 25 мартында Әтнә муниципаль районы дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзлары оешмасы хисап-сайлау конференциясендә үзенең эшчәнлеге буенча чыгыш ясады. Конференция ахырында иң яхшы профсоюз активистларын бүләкләделәр. Әтнә районының «Изгелек» үзәгеннән Татарстан Республика оешмасының дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының мактау грамотасы белән,  Профсоюзда актив җәмәгать эшчәнлеге өчен,  Шакирова Гөлназ Рубис кызы һәм Гарипова Рәхимә Вәдүт кызы бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International