25.01.2019 ел. “Ленинградның бөек батырлыгы”

2019 нчы елның 25 гыйнварында “Изгелек” үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан чара уздырдылар. Чара башында китапханәче шушы авыр 900 көн вакытында шәһәрнең яшәеше һәм батырларча көрәшеп җиңүен ассызыклап сөйләп үтте. Шулай ук “Ленинградның бөек батырлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында өлкәннәребез “900 көнгә сузылган каһарманлык” документаль фильмын карадылар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International