Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгына багышланган "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән тематик сәгать

2020 елның 24 гыйнварында Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгына багышланган «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чараның максаты: балаларны республиканың тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштыру, патриотизм хисе тәрбияләү иде. Чара башында бүлекчәдә исәптә торучы балалар «Туган як» дип исемләнгән презентация карадылар һәм республикабызның символикасын булдыру тарихын, символларның һәм гербның төсләренең әһәмиятен зур кызыксыну белән тыңладылар. Социаль педагог республикабызның дәүләт телләре турында сөйләде, Татарстан халкының милли составы белән таныштырды. Чара ахырында Республика тарихы буенча викторина үткәрелде. Барлыгы 5 балигъ булмаган бала катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International