Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы.

     2019 елның 24 гыйнварында  Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм аларның караучысыз калуларын кисәтү буенча эш алып баручы органнарның 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Шулай ук, ведомствоара исәптә торучы гаилә һәм балалар белән профилактик эш алып бару темасы да кузгатылды. “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгегенең директор вазыйфаларын башкаручы Сәләхиева З. З. “Яшүсмерләрдә интернет бәйлелек” темасына чыгыш ясады. Утырыш барышында Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова Ф. Ф. һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Мөхәммәтҗанова И. И. техникумның профилактика органнары белән бәйләнешен ассызыклап үттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International