"Изгелек" үзәгендә Россия флагы көне

    2018 нче елның 22 нче августында Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең  социаль педагогы социаль участокларда Россия флагы көненә багышлап “Россия флагы” дип исемләнгән чара уздырды. Максаты: балаларга флагның барлыкка килү тарихын күзаллау, аның төсләренең мәгънәләрен ачыклау. Чара барышында викторина һәм рәсем конкурсы да үткәрелде.Әлеге чарада ведомство һәм ведомствоара патронатта торучы 15 балигъ булмаган бала   катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International