Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе утырышы беркетмәсенең 2.4 пунктын үтәү һәм планлы айлык тикшерү максатыннан, “Изгелек” үзәге белгечләре тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче тыл хезмәтчәне янына барып кайттылар. Аңа аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тыл хезмәткәренә истәлекле бүләк тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.