"Бердәм Россия" партиясенең Әтнә муниципаль районы буенча региональ бүлекчәсе «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Бердәм россиялеләр» балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Ә балалар үз чиратында, бик теләп сөйләгән шигырьләре өчен татлы призлар белән бүләкләнде.